Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Дошман пилотсыз очкычы Түбән Новгород өлкә суды бинасына зыян китергән

Түбән Новгородта дошман пилотсыз очкычы һөҗүме нәтиҗәсендә өлкә суды бинасына зыян килгән.

“Төбәк губернаторы Глеб Никитин белдерүенчә, иртәнге сәгатьләрдә өлкә территориясенә берничә пилотсыз очкыч һөҗүм иткән, аларның бер өлеше бәреп төшерелгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлак булучылар да, зыян күрүчеләр дә юк”, - дип яза “Татар-информ”.
Шулай ук һөҗүм нәтиҗәсендә Түбән Новгородтагы өлкә суды бинасы зыян күргән. Хәзерге вакытта вакыйга урынында махсус хезмәтләр эш алып бара, вәзгыять тикшерелә.


Төбәк хакимияте хәбәр итүенчә, һавадан һөҗүмнәрдән саклану чаралары көчәйтелгән режимда дәвам итә, оператив хезмәтләр тулы әзерлектә эшли.

Чыганак “Татар-информ”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев