Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Эчке эшләр министрлыгы: Татарстанда элемтә операторларына мошенникларга каршы көрәштә ясалма интеллект ярдәм итәчәк

2025 елда Татарстанда ИТ-технологияләр кулланып якынча 25 мең мошенниклык очрагы теркәлгән. Дистанцион җинаятьләрдән килгән гомуми зыян якынча 6 миллиард сумга җиткән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинятьчелеккә каршы көрәш идарәсе башлыгы Руслан Гомәров матбугат конференциясендә хәбәр итте.

" Киберҗинятьчелек проблемасы бүгенге көндә гомумиләште, ул халыкның барлык катламнарын да колачлады. Барлык җинаятьләрнең 52%ы информацион технологияләр куллана", – диде Руслан Гомәров.

Иң зәгыйфь төркемнәргә картлар, банк клиентлары, инвестицион чатларда катнашучылар һәм онлайн-уеннарда уйнаучылар керә. Мошенниклар еш кына озак вакыт ышаныч тудыра, шәхси мәгълүматларны җыя һәм корбанны манипуляцияли.

"Зыян күрүчеләрнең социаль портретларын анализлау нәтиҗәсендә, якынча 30%ын предприятиеләрдә һәм оешмаларда эшләүчеләр тәшкил итә, 15%ы – эшсезләр, ә пенсионерлар өлеше якынча 23%ка туры килә. Дәүләт хезмәткәрләре арасында зыян күрүчеләрнең өлеше нибары 1% кына, студентлар һәм укучылар исә якынча 4% чамасы", – дип сөйләде Руслан Гомәров.

Бу проблема башка илләрдә дә актуаль. 2025 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы киберҗинятьчелеккә каршы конвенция кабул итте, ә Россия аны октябрь аенда ратификацияләде. Илдә шулай ук электрон түләү чараларын сату, кредитларны үз-үзеңә тыю мөмкинлеге һәм сим-карталар санына чикләүләр кертелде: Россия гражданнары өчен – 20 данәдән артык, ә чит ил кешеләре өчен – 10 данәдән артык бирелми. Республикада дистанцион мошенниклыклар саны узган елда 22%ка кимегән.

«Күптән түгел Дәүләт Думасында кибермошенниклыкка каршы яңа чаралар пакеты турындагы закон проекты беренче укудан узды: сим-картаны IMEI аша конкрет җайланмага бәйләү, балалар сим-карталарын кертү һәм сим-карталар санын чикләү», – дип уртаклашты Руслан Гомәров. Шулай ук, Дәүләт хезмәтләрендә аккаунтны торгызуны МФЦ аша гына мөмкин итү, ә элемтә операторлары ясалма интеллектка нигезләнгән антифрод системаларын кертү тәкъдим ителә.

Шул ук вакытта Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре кисәтә: үз куркынычсызлыгың турында үзегез кайгырту мөһим. Челтәрдәге таныш булмаган кешеләр белән аралашырга, аларга шәхси мәгълүматларны тапшырырга кирәкми.

«Республикада хәлләр шактый яхшырды. Мошенникларга эш итүе авыррак була. Безнең барлык юнәлешләр буенча да уңышларыбыз бар, әмма зыян суммасы буенча күренгәнчә, алда әле күп эш башкарырга кирәк һәм темпларны киметмәячәкбез», – дип йомгаклады Руслан Гомәров.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев