Ел башыннан бирле юл-транспорт һәлакәтендә өч җәяүле һәлак булган һәм 130 кеше зыян күргән
Ел башыннан 7 майга кадәр Казанда җәяүлеләрне 131 бәрдерү очрагы теркәлгән, 3 кеше һәлак булган, 130 кеше имгәнгән.
Узган елның шул ук чорында 109 юл-транспорт һәлакәтендә 1 җәяүле һәлак булган һәм 122се яраланган. Иң яшь җәяүле-дүрт яшьлек малай, ә иң өлкәне – 88 яшьлек ир-ат. Һәлак булган өч җәяүленең барысы да ир-атлар, Казан халкы. Иң яшь кешегә-59, иң олысына 79 яшь булган. Бу хакта Казан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Чыганак – “Республика Татарстан”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев