Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Яшел Үзәндә БДИны 100 баллга тапшырган укучыларга 100 мең сум биреләчәк

Яшел Үзән районында Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучыларына 100әр мең сум акчалата премия түләнәчәк. Бу хакта шәһәр мэры Михаил Афанасьев хәбәр иткән.


Аның әйтүенчә, яңа программа “100 балл - 100 мең” дип атала. Әлеге ярдәм чарасы талантлы һәм тырыш укучыларны дәртләндерү максатыннан гамәлгә кертелә.
“100 балл - 100 мең” программасы яңа уку елы алдыннан абитуриентлар өчен яхшы бүләк булыр дип уйлыйм, - дигән Михаил Афанасьев.
Моңа кадәр Яшел Үзән районында БДИда 100 балл җыйган укучыларга 30 мең сум түләнгән булган. Быелдан башлап әлеге сумма өч тапкырдан күбрәккә арттырылган.

Чыганак “Татар-информ”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев