Иске Әнәле авылында гомер итүче Миңнегаян әби Гыйләҗева Ил Башлыгының Котлау хатын алды
Акъәбигә изге теләкләр юлланды.
(5 март, "Апастово-информ").
Миңнегаян әби сугыш чоры баласы, тыл хезмәтчәне. Тормыш авырлыкларын бала чактан татыган. Һәр көнен авыр хезмәткә багышлаган, Илгә тугры балалар үстергән Ана ул. Үткән елларын бүген дә сагынып искә ала.
"10 яшеннән колхоз эшенә чыктым. Терлек тә карадык, уракка да чыктык, кырда башак тырный идек. 16 яшеннән Молотов урманы кисәргә җибәрделәр. Аннан кайткач Дәвештәге ГЭСны төзү эшендә катнаштым. Яп-яшь булсам да кибеткә эшкә кердем. 18 ел кибетче булып эшләдем. 25 ел коммунальныйда хезмәт иттем. Җәяү йортларны әйләнә идем. Халык белән дус-тату эшләдек”, - дип искә ала ул.
Миңнегаян әби бу көннәрдә 94 яшен тутыра. Күңеле күтәренке аның. Тормыштан да бик канәгать ул. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм күчтәнәчләрне бик сөенеп кабул итте Миңнегаян әби. Хөрмәт итеп искә алган һәркемгә рәхмәтен ирештерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев