Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Югары уку йортларында бюджет урыннарына гаризалар кабул итү төгәлләнә

Россия югары уку йортларында бакалавриат һәм специалитет программалары буенча бюджет урыннарына гаризалар кабул итү 25 июльдә тәмамлана.

 Конкурс исемлекләре 27 июльдә югары уку йортлары сайтларында һәм Дәүләт хезмәтләре порталында урнаштырылачак. Ташламалы нигездә керүчеләр, олимпиада җиңүчеләре һәм максатчан укытуда катнашучылар өчен гариза бирү вакыты 1 августка кадәр дәвам итә.
Абитуриентлар документларын Дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн рәвештә тапшыра ала. Бер кеше биш югары уку йортына гариза бирергә һәм һәркайсында бишкә кадәр белем бирү юнәлешен сайларга хокуклы.


Чыганак "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев