Казан хакимияте эшсезлекнең фактта булмавы турында хәбәр итте
Казанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,25% тәшкил итә.
Хәзер шәһәр мәшгульлек үзәкләрендә 1 613 кеше исәптә тора, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының Икътисадый үсеш комитеты рәисе Гүзәл Минһаҗева.
"Соңгы 10 ел тенденциясе безгә хәзер Казанда эшсезлек юк дип ышаныч белән әйтергә мөмкинлек бирә", - дип белдерде Минһаҗева. Ул искәрткәнчә, эшсезлекнең максималь дәрәҗәсе 2020 елда, рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 17 меңнән артып киткән пандемия чорында теркәлгән. Бүген мәшгульлек хезмәте эш эзләүчеләргә 13 меңнән артык вакансия тәкъдим итә. Шулай итеп, теркәлгән бер эшсезгә эшкә урнашу турында сигездән артык тәкъдим туры килә. Шул ук вакытта хезмәт базарында кадрлар кытлыгы саклана. Минһаҗева сүзләренчә, эш бирүчеләргә белгечләр җитми, беренче чиратта төзелеш, сәнәгать, мәгариф һәм фән, сәүдә, транспорт һәм логистика, шулай ук сәламәтлек өлкәсендә.
Чыганак – “Татар-информ”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев