Казанда электромобильләр өчен ташламалы парковка кагыйдәләре үзгәрде
“Татарстан башкаласында электромобиль хуҗалары өчен парковка рөхсәтләре реестрын формалаштыруның яңартылган кагыйдәләре үз көченә керде”, дип яза “Татар-информ” үзенең хәбәрендә.
Хәбәр ителгәнчә, әгәр элек транспорт чарасы исемлеккә срогы чикләнмәгән булса, хәзер аның реестрда булу вакыты ике елга чикләнгән. Шушы чор тәмамлангач, автомобиль турындагы белешмәләр автомат рәвештә төшереп калдырыла. Льготадан яңадан файдалану өчен, хуҗага документларны яңадан җыярга һәм гариза бирергә кирәк булачак. Реестрга кертелгән машиналар өчен ике еллык исәп 20 февральдән башлана.
Экологик транспорт хуҗалары элеккечә автомобильләрен урам-юл челтәре буендагы муниципаль парковкаларда бушлай калдыра алалар. Инвалидлар өчен билгеләнгән урыннар искәрмә булып тора. Хәзерге вакытта Казанда меңнән артык электромобиль теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев