Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Казанда МХОда һәлак булган хәрбинең кызы мошенникларга 6 млн сум күчергән

Казан шәһәрендә яшәүче хатын-кыз мошенникларга 6 млн сум акча күчергән — бу акчаларны ул әтисенең МХОда һәлак булуыннан соң алган.

Бу хакта «Татар-информ»га ТР Эчке эшләр министрлыгының кибер җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе аеруча мөһим эшләр буенча хезмәткәре Радис Юсупов хәбәр иткән.


«МХОда һәлак булган хәрбинең кызы мошенниклар курьеры аша 6 млн сум акча тапшырган, ә тагын 1 млн сумны банкоматлар аша аларның счетларына күчергән», — дип сөйләгән ул. Вакыйга узган елның декабрендә булган, дип ачыклык керткән МВД хезмәткәре.
Юсупов сүзләренчә, мошенниклар Оборона министрлыгыннан түләү алган кешеләрне күзәтеп бара һәм аларны МХО белән бәйле төрле чатларга һәм социаль челтәрләрдәге төркемнәргә җәлеп итә. Анда фишинг-сайтларга сылтамалар урнаштыралар, аларга керү телефонга вирус эләгүгә китерергә мөмкин.


«Тагын бер ысул — телефон аша элемтәгә керү. Мошенниклар башта аз гына сумма сорап алырга мөмкин, аннан соң корбанга ялган тикшерүчеләр шалтырата башлый. Алар акчаның имеш тыелган террористик һәм экстремистик оешмалар счетларына китүе турында хәбәр итә. Сөйләшү МХО катнашучыларының туганнары белән барганлыктан, бу тема алар өчен бик мөһим, шуңа күрә алар барысын да җитди кабул итә һәм телефон аша әйтелгәннәрне үти. Мошенниклар корбанны имеш “чын мошенникларны” тоту буенча махсус операциядә катнашырга күндерә, янәсе бу аны җинаять җаваплылыгыннан коткарырга һәм гаепсезлеген расларга ярдәм итәчәк», — дип аңлата МВД хезмәткәре.
Мошенникларның МХОда катнашучыларның туганнарын ничек табуы һәм кибераферистлар кармагына ничек эләкмәскә кирәклеге турында тулырак «Татар-информ» материалында укыгыз.


Республикадагы вакыйгаларны «Происшествия Татарстан» Telegram-каналында күзәтеп барыгыз: @tatarstansos
Нәкъ менә монда рәсми һәм ышанычлы чыганаклардан тикшерелгән мәгълүмат кына бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев