Казанда татар дин әһелләренең XVI Бөтенроссия форумы узачак
Форум программасында пленар утырышлар, фикер алышулар, очрашулар һәм мәдәни чаралар каралган.
(8 май, “Апастово-информ”).
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә белдерүенчә, форумда Татарстан, Башкортстан, Ерак Көнчыгыш, Себер һәм яңа төбәкләрдән килгән имамнар, мөфтиләр, мәдрәсә җитәкчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак. Иң зур делегация Башкортстан Республикасыннан килә — анда 90нан артык вәкил булуы хәбәр ителде. Шулай ук Камчатка, Магадан, Якутия, ДНР, ЛНР һәм Запорожье өлкәләреннән дә кунаклар көтелә.
— Форумга илнең төрле почмакларыннан дин әһелләре җыела. Бу очрашу тәҗрибә уртаклашу һәм милли бердәмлекне ныгыту өчен әһәмиятле, — диде Данис Шакиров.
Катнашучылар татар халкының рухи традицияләре, яшьләр белән эшләү, мәгърифәтчелек һәм дини белем бирү мәсьәләләрен күтәрәчәк.
Традиция буенча форум көннәре «Изге Болгар җыены» вакытына туры китерелгән. Форумның йомгаклау чаралары Болгарда узачак. Делегатлар тарихи җирлектә узучы дини һәм мәдәни чараларда катнашачак.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, форум төбәкләрдәге татар мөселман җәмгыятьләре арасында элемтәләрне ныгытуга һәм милли-рухи кыйммәтләрне саклауга хезмәт итә.
Чыганак:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев