Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Казанда татар музыка кораллары турында китап презентациясе узачак

Казанда 24 июньдә музыковед Геннадий Макаровның «Татарларның этник музыка кораллары» китабын тәкъдим итү чарасы булачак.

 

Әлеге чараны «Миллиард.Татар» лекторие командасы Татар китап нәшрияты белән берлектә оештыра.

Геннадий Макаров – традицион татар музыка коралларын яхшы белүче һәм популярлаштыручы танылган шәхес. Ул 40 ел дәвамында татарлар күпләп яшәгән урыннарга этнографик экспедицияләрдә катнашып, борынгы җырлар, музыкаль хикәяләр һәм гореф-гадәтләр җыйган.

Очрашу 24 июньдә «Ногай» кунакханәсендә (Профсоюз урамы, 16б) узачак. Башлану вакыты – 18:00. Чарада Геннадий Макаровның китабын, шулай ук төрки-татар музыкасы тарихына багышланган башка басмаларны да сатып алырга мөмкин булачак.

0+
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев