Коррупциягә каршы көрәш - уртак эш
Коррупциянең дәүләт иминлегенә һәм халык тормышына нинди куркыныч тудырганын аңлатып торасы юк. Аңа каршы районда нинди эшләр башкарыла? Халык әлеге проблема турында ни уйлый? 2026нчы елда законнарда нинди үзгәрешләр көтелә? Бу хакта район прокуроры Зөфәр Абитов белән әңгәмә кордык.
-Зөфәр Мәүлетович, коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсе ни өчен әле дә актуаль булып кала?
- Коррупция - бүгенге көндә илебезнең сәясәтен һәм икътисадый үсешен тоткарлаучы иң җитди проблемаларның берсе булып тора. Ул дәүләт хезмәтендәге вәкаләтләрне тиешенчә кулланмауга китерә, җәмгыятькә зур зыян сала. Аерым затлар тарафыннан коррупцион хокук бозулар кылына, моңа гражданнар җәлеп ителә. Кайвакыт, хәтта гражданнар үзләре дә коррупцион гамәлләргә этәрүче инициатор булып чыга.
-Әлеге проблеманы хәл итү өчен районда нинди эш алып барыла?
-Районыбызда коррупциягә каршы көрәш өчен тулы бер система булдырылган. Әлеге юнәлештә без - җирле үзидарә органнары, район Советы, башкарма комитет һәм вазифаи затлар белән актив хезмәттәшлек итәбез. Бу уңайдан даими рәвештә түгәрәк өстәлләр, эш төркеме утырышлары оештырабыз. Утырышларда коррупцион хокук бозуларга китерергә мөмкин булган күренешләрне, мәсәлән, низагларны хәл итүне тикшерәбез. Закон буенча һәр дәүләт хезмәткәре, муниципаль хезмәткәр килеп туган низаг турында эш бирүчегә хәбәр итергә тиеш. Бу, мәсәлән, туганнарын эшкә урнаштыру, кайбер чараларда үзе дә катнашу белән бәйле булырга мөмкин. Шундый очракларда шикләр тумасын өчен, законсыз гамәлләрне булдырмас өчен, әлеге мәсьәләләр махсус низагларны хәл итү комиссиясе утырышларында тикшерелә. Анда прокуратура вәкилләре дә катнаша. Без әлеге очракларга нәтиҗә бирәбез. Шулай ук, район прокуратурасы җирле үзидарә органнары тарафыннан кабул ителгән норматив-хокукый актларны да өйрәнә. Бу — коррупциягә китерүче факторларны булдырмау, ягъни, гражданнарның, районыбыз халкының законлы хокуклары һәм мәнфәгатьләре бозылуга юл куймау өчен кирәк. Хокук саклау органнары, шулай ук җирле үзидарә органнарының төп эшчәнлеге профилактикага – ягъни җәзалауга, вазифаи затларга карата катгый чаралар куллануга түгел, ә мондый хокук бозулар булмасын өчен кисәтү эшләре алып баруга юнәлдерелгән.
-Халык кайсы өлкәләрдә ешрак коррупция бар дип саный?
-Без хокук саклау, җирле үзидарә органнарына кергән мөрәҗәгатьләрне җентекләп өйрәнәбез, анализлыйбыз. Тикшеренүләр бит безнең район дәрәҗәсендә генә түгел, гомумән, ил буенча, республика буенча үткәрелә, коррупциядән иң нык зыян күргән икътисад тармаклары, социаль өлкәләр һ.б. атала. Күбрәк шикаятьләр сәламәтлек саклау, мәгариф системасы өлкәләре белән бәйләнгән. Әмма һәр канәгатьсезлек дә коррупция белән бәйле түгел. Кайбер очракларда кешеләр чират бозуны, тупас мөнәсәбәтне дә коррупция дип саный. Тик, коррупция төшенчәсе күпкә төгәлрәк: ул вәкаләтләрне хезмәт мәнфәгатьләренә каршы куллануны күздә тота. Шунысы сөенечле: соңгы дүрт елда сәламәтлек саклау яки мәгариф өлкәсендә расланган коррупцион фактлар булмады. Шулай да, кайбер гражданнарның шикаятьләре - әлеге тармакларда эшләүче хезмәткәрләргә үз тәртипләрен үзгәртергә тиешлеген белдерә. Халык канәгатьсезлек белдерә икән - димәк нәрсәдер дөрес түгел, кайдадыр эшләп бетермибез. Район башлыгы Айрат Җиһаншин бу мәсьәләгә бик җитди карый. Чөнки, халык җыеннары вакытында кайберәүләр аерым табибларның, аерым педагогларның, аерым кешеләрнең эшеннән канәгатьсезлекләрен ачыктан-ачык белдерәләр. Шуңа күрә болар барысы да анализлана, барысы да эшкә алына, тикшерелә.
-Узган ел районда коррупция юнәлешендә җинаять эшләре каралдымы һәм әлеге очраклар нәрсә белән тәмамланды?
-Коррупциягә каршы көрәш системасында, коррупция күренешләрендә иң куркынычы - җинаять кылу. Бу җинаятьләргә - үз вәкаләтләрен явыз ният белән куллану, вазифаи вәкаләтләрне арттыру, ришвәт алу, үз эше өчен законсыз бүләк алу керә. Узган 2025нче елда район судында коррупция юнәлешендәге дүрт җинаять эше каралды. Аларның күбесе ришвәт бирергә омтылу белән бәйле иде. Ягъни, тизлекне арттыру яисә башка хокук бозуларда гаепләнгән гражданнар, административҗаваплылыкка тартылмау өчен безнең хезмәткәрләргә, юл иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәктәрләренә, башка вазифаи затларга ришвәт бирергә теләгәннәр. Әлеге закон бозучылар арасында Россия Федерациясенең өч гражданины һәм бер чит ил гражданины бар иде. Аларның барысы да җинаять җаваплылыгына тартылды, ришвәт предметлары, ягъни бу акчалар конфискацияләнде һәм дәүләт кеременә күчерелде. Без һәр кешегә билгеле булган принципны үтәргә чакырабыз һәм моны һәрвакыт искә төшереп торабыз: Ришвәт бирмибез дә, алмыйбыз да! Моның өчен җәзалар бик каты. Мондый җинаятьләрне кылуда гаепләнүче затлар, кагыйдә буларак, ирекләреннән мәхрүм ителәләр, милекләре конфискацияләнә һәм аларга карата башка җәзалар күрелә. Шулай ук гражданнарга, һәм нигездә дәүләт хезмәткәрләренә, муниципаль хезмәткәрләргә, чыгымнарыбызны декларацияләгәндә бик игътибарлы булырга киңәш ителә.
-2026нчы елда әлеге мәсьәләдә булган яңалыклар һәм үзгәрешләр белән дә таныштырып китсәгез иде?
-Коррупциягә каршы законнар үзгәреп тора. Чыгымнарны декларацияләү буенча үзгәрешләр дә булды. Аның буенча өстәмәләр хакында кабат мәгълүматлар бирербез. Хокук саклау органнары диалог өчен һәрчак ачык. Коррупциягә каршы көрәш - уртак эш. Без уртак тырышлык белән әлеге явызлыкны бетерергә һәм хокук саклау органнарына булган фактлар турында вакытында хәбәр итәргә, ришвәтчеләрне, коррупционерларны фаш итәргә тиеш. Җәмгыятьтә ачыклыкны, тәртипне һәм комфортлы тормышны тәэмин итү - төп бурычыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев