Күрешеләр белән мөнәсәбәт турында
Күрше хакы – Аллаһ хакы, дигән кагыйдәне хәзер шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да оныта башладылар шикелле. Йөрмибез, күрешмибез, белмибез.
Күршең кайвакыт туганнан да якынрак була. Бер проблема килеп чыкса, иң элек күршегә мөрәҗәгать итәбез. Ул тиз арада ярдәм итә ала. Чөнки һәрвакыт синең белән янәшә, күбесен күреп, белеп тора. Инде күп фатирлы йортта торганда күршеләрең уңайсызлык китерсә, нишләргә? Беренчедән, үзең күркәм мөгамәләдә булсаң, күршең дә сиңа яхшы мөгамәлә күрсәтергә тырыша. Әгәр 2-3 тапкыр әйткәч тә аңламаса, тәэсир итүнең башка чаралары бар. Ләкин, минемчә, 1-2 тапкыр яхшы итеп, үтенеп сораганнан соң, иманы, вөҗданы бар икән, күршең саксыз гамәлләреннән баш тартыр.
Бервакыт Пәйгамбәребез, нәфел намазларын укый, ураза тота, күп изгелек кыла торган бер хатын бар, тик ул күршесен җәберли, дип сөйлиләр. “Анда бер нинди хәер юк, ул – җәһәннәмдә”, – дип җавап бирә ул бу җәһәттән.
Тормыш-көнкүрмештә күршеләрең белән дөрес мөгамәлә кору бик мөһим. Шәригать хөкеменә килгән вакытта, әгәр үз йортыңда торсаң, күршең дорфарак булса, чүбен ишегалдыңа түксә, нәрсә эшләргә? Тормышта шуның ише сораулар еш туа.
Күрше белән яхшы яшәү – иманның бер билгесе. Пәйгамбәребез:
“Аллаһның барлыгына, берлегенә инанган кеше күршесе белән яхшы яшәсен”, – дип әйтеп калдырган. Аның, кунагын хөрмәт итсен, сөйләсә яхшы сүз сөйләсен, яхшы сүзе булмаса, тик торуы хәерлерәк, дигән хәдисе дә бар.
Күршелек хакы исламда 3 төрле.
Беренчесе – мөселман булмаган күрше. Аның синдә 1 хакы бар. Бу – күршелек хакы.
Икенчесе – мөселманлык хакы. Аның синдә 2 хакы бар. Бу – мөселманлык һәм күршелек хаклары.
Өченчесе – туган күрше. Аның синдә 3 хакы бар. Бу – күршелек, мөселманлык һәм туганлык хаклары.
Без нинди генә диндә булса да, күрше белән яхшы яшәргә тиешбез. Пәйгамбәребезнең:
"Күршесе ач була торып, үзе тук ятып йоклаган кешенең иманы хакыйкый булмас", – дигән хәдисе дә бар.
Әйтик, дачада шашлык кыздырасың, ди. Чыккан тәмле исләрне уң, сул яктагы күршеләрең сизми калмый. Шул вакытта, санаулы гына алмасаң, татып карагыз әле, дип берничә калҗаны күршеләреңә кертергә кирәк. Күршең синең йортыңны, малыңны саклый, чит кешеләрне кертми.
Күршеңнең серләрен саклау да бик мөһим. Күршеңнең берәр гаебе бардыр. Бәлки ул кайвакыт хәмер кулланадыр, кайвакыт башка кирәкмәс эшләр эшлидер. Шуны күрүгә, каядыр барып әйтү, полициягә җиткерү, чагу түгел, серен саклап, аңа кулыңнан килгәнчә ярдәм итү, туры юлга күндерергә тырышу – өстебездә булган бер бурыч.
Күп катлы йортларда торучылар күршесендә кем яшәгәнен, хәтта исемнәрен дә белми, аралашмый. Аралашмау иманыбызның зәгыйфьлегеннән килә. Сез нигә аралашмыйсыз? Бәлкем күршең – ниндидер бер җинаятьчедер: без моны белергә тиеш. Бәлкем бер зиначыдыр? Әллә кемнәрне җыеп ятып, бәлкем ул чир таратадыр? Ризык пешергәч, әйтик, коймак керткән вакыттамы яки тавыш булган вакытта, берәр нинди проблемагыз юктыр бит, бәлкем сезгә ярдәм кирәктер, дип сораштырырга кирәк. Ишетеп торабыз: кемнеңдер ишегенә ут төрткәннәр, кемнедер кыйнап киткәннәр… Димәк, ул күршеләре белән аралашып йөрмәгән. Әгәр аралашып яшәсә, бәлкем ярдәм иткән булырлар иде.
Пәйгамбәребез:
“Бер кешенең чит 10 хатын белән зина кылуының җәзасы күрше хатыны белән зина кылганныкыннан күпкә җиңелрәк”, – дигән. Шулай ук:
"Бер кешенең чит 10 йортны талап чыгуы, күршесен талап чыгу хәтле авыр җинаять түгел", – дип әйткән.
Рамазан аенда аракы эчүнең гөнаһы 10 мәртәбә арткан кеби, күршең белән зина кылу, күршеңнекен урлау да – зур гөнаһ.
Йорт сатып алганчы, күрше сатып ал, дигән мәкалебез тиктомалдан гына тумаган. Сәхабәләр вакытында Габдулла ибне Мактунның күршесе йортын сата. Йортның бәһасе – 4 мең динар, ди. Алырга теләүчеләр, йортың андый кыйммәт түгел бит, 2 мең динардан артык булмас, – диләр. “Әйе, йортым 2 мең динарлык кына, тик Габдулла ибне Мактун белән күрше булып яшәү 4 мең динарлык”, – дип җавап бирән.
Халыкта мондый сүз бар:
Күршең бай булсын, бирмәсә дә сорамас. Күршең яхшы булса, ул сине һидаятькә күндерә, киңәш бирә. Туганнарың үлеп бетте яки читкә китте ди. Күршеләрең кала. Бөтен гомерең күршеләрең белән янәшә үтә. Ярый, син 3-нче катта яшисең, 7-нче каттагыларның хәлен белмисең, – ди. Ләкин үз катыңдагы, астагы, өстәге кешеләрне белмәсәң, алар белән күркәм мөгамәләдә булмасаң, иманың зәгыйфь. Йортыгызда яшәүче бөтен кешене белмәсәң дә, бер подъезддагы күршеләреңне белергә тырышырга кирәк.
Пәйгамбәребезнең тагын бер хәдисен искә төшерәсем килә.
“Әгәр күршеләреңнән синең хакта, ул – яхшы кеше, дигәнне ишетсәң, димәк, син – яхшы, әгәр явыз дисәләр, син – начар кеше”, – дигән ул.
Бөтенесе үзеңә бәйле!
Әйтик, бакча күршең бервакыт, тегеләй итте, болай итте, дип күз алдыңда малаеңны сүгә, орыша, ди. Андый чакта, гаепсез булса да, малаеңны яклама. Башка вакытта алай итмә, дип малаеңны шелтәлә. Күршең канәгать калсын. Соңрак, улым, ничегрәк булды соң, дип малаеңнан сораштыр. Улың гаепсез булса, гафу үтен! Тик күршең белән араңны бозма, аның сүзен юкка чыгарма. Тик без, әз генә төтен керсә, чүбе чыкса да, күршеләр белән кычкырышырга әзер. Әгәр күршеңдә туй булып, бик күп машина, бик күп кеше килә; шау-гөр килеп сөйләшәләр, уйныйлар, бииләр, җырлыйлар икән, ярты көнгә, бер генә көнгә күрше хакына түзәсең инде. Андый бәйрәмнәр синдә дә була.
Ә инде бәйрәмнәр ешаеп китсә, көн дә музыка уйнап торса, башта кереп әйтәсең, әгәр сүземне тыңламасагыз, полиция чакыртырга мәҗбүр булачакмын, дип кисәтәсең. Инде бөтенләй яшәү мөмкинлеге калмый икән, күчеп китәсең.
Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримендә:
“Әти-әниләрегезгә изгелек кылыгыз һәм күршеләрегез белән яхшы яшәгез!” – дигән. Әле туганнарны әйткәнче, Аллаһы Тәгалә күршеләрне искә ала. Рәсүлуллаһ: "Кайсы күршем белән яхшырак яшим?" –, дип сорагач, ул : "Кайсысының ишеге якынрак, шуның белән яхшырак яшә!" – дип җавап биргән. Чөнки каршы йорттагы, янәшә подъезддагы күршеләр дә бар. Иң якын күршең белән тату яшәргә тиешсең. Әйбәт яшәмисең икән, гаепне күршеңнән түгел, үзеңнән эзлә.
Күршеңнең алмагачы синең якка чыгып үсә, алмасы коела икән, ул алмалар – синеке. Аны өзеп алып җыйсаң, ашасаң да, бер гөнаһы юк. Әгәр, үзем җыеп алам, ди икән, алсын. Каршы килмә, мөнәсәбәтләрне бозма. Билгеле, безнең якка күләгәсе төшә бит дип, ризасызлыгыңны сиздерә аласың. Томана кеше булмаса, аңламый калмас. Гадәттә мондый очракта күршеләр, синең якка чыкканы – синеке инде ул, дип әйтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев