Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

«МАКС»та быел җәй туры эфирлар һәм стримнар эшләтеп җибәреләчәк

Милли мессенджер «МАКС»та канал һәм чат авторларына быел җәйдә платформа эчендә туры эфирлар һәм стримнар үткәрү мөмкинлеге ачылачак.

Бу хакта РИА Новости интервьюсында хезмәтнең генераль директоры Фәрит Хөснияров хәбәр итте.

«Комментарийлар һәм историялардан тыш, быел җәйдә авторларга чатлар һәм каналларда туры эфирлар һәм стримнар да ачылачак – хәзерге вакытта бу мөмкинлек “VK Видео” белән интеграция аша гамәлгә ашырыла», – диде ул.

Шулай ук Хөснияров көзен хезмәттә киңәйтелгән аналитика, продвижение өчен кораллар һәм каналларның өстәмә көйләнмәләре эшләтеп җибәреләчәген сөйләде.

 

Чыганак: татар-информ

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев