МАХ мессенджеры кулланучылар саны 100 миллионга җитте
МАХ илкүләм мессенджеры кулланучылар саны 100 миллионга җитте.
Сервис вәкилләре хәбәр иткәнчә, кулланучылар көн саен бер миллиардтан артык хәбәр җибәрә һәм 28 миллион тапкыр шалтырата.
Мессенджерның көндәлек аудиториясе 70 миллион кешегә җиткән. Платформа эшли башлаганнан бирле, кулланучылар 62 миллиардтан артык хәбәр җибәргән, 3 миллиард тапкыр шалтыраткан һәм 470 миллион видеотүгәрәк яздырган. Төркемле чатлар саны 25,5 миллионга җиткән.
Шулай ук, авторлар, блогерлар, гади кулланучылар һәм компанияләр платформада 2,2 миллион ачык һәм хосусый канал булдырган, дип хәбәр итә МАХ командасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев