Нинди авырулар вакытында ураза тотарга ярамый?
Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләренең аңлатулары буенча, кайбер кешеләрнең сәламәтлеге аркасында ураза тотарга ярамый.
Табиблар йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә, ел дәвамында инфаркт, йөрәккә төрле операцияләр эшләтүчеләргә, кан басымы тотрыксыз булганнарга, шулай ук ашказаны авырулары белән авырган вакытта ураза тота алмаска киңәш итә. Хроник авырулары булган кешеләр ураза тотар алдыннан табибка киңәшләшергә тиеш.
Тирләгән вакытта организм бик күп су һәм микроэлементларны югалта, нәтиҗәдә кан куеруы, күзәнәкләргә кислород җитмәве башлана. Белгеле булганча, кеше көненә якынча 2 литр су эчәргә тиеш. Кайбер кешеләр өчен 18 сәгатьтән артык сусыз тору авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен, кардиологлар кояш баеганнан соң артык күп ашамаска, яшелчә, җиләк-җимеш, хөрмәк белән авыз ачып, ашаганчы су эчәргә киңәш итә. Шулай ук, авыз ачканнан соң, көн буена организмга су кермәгән дип, күпләп эчмәскә кирәк — чамалау мөһим. Кич белән ике стакан, ә сәхәр вакытында 350 мл су эчү файдалырәк. Туклануга килгәндә, майсыз ит һәм балыкны сайларга, сөт ризыкларын ашарга тырышырга кирәк. Минераллы һәм витаминлы продуктлар кулланырга да мөмкин. Ләкин ачы, тозлы, суланган ризыклардан тыелырга кирәк. Газлы су, җиләк-җимеш соклары, чәй, каһвә урынына чиста су эчү тагын да файдалырак. Һәм, әгәр дә табиб көндәлек дарулар язып биргән икән, ураза вакытында аларны туктатмаска кирәк. Аларны авыз ачканда һәм сәхәр вакытында эчәргә киңәш ителә. Уразада булганда, эссе көннәрдә спорт заллары, фитнес, мунчаларга бармавыгыз хәйерле. Авыр физик эшләрдән алда торырга кирәк — Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре шундый кисәтү куя.
Билгеле булганча, Татарстанда «Сәламәтлек технологиясе» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев