Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Пермьдә балалар бакчасында сабыйлар агулангач, җинаять эше ачылган

Пермь шәһәрендәге балалар бакчасында эчәклек инфекциясе очраклары ачыклангач, куркынычсыз булмаган хезмәтләр күрсәтү факты буенча җинаять эше кузгатылды. Әлеге бакчада тәрбияләнүче алты баланы хастаханәгә салганнар. Бу турыда «РИА Новости» Россия Тикшерү комитетының Пермь крае буенча идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Элегрәк Роспотребнадзорның төбәк идарәсе Пермь шәһәрендәге 394нче балалар бакчасында эчәклек инфекциясе очраклары теркәлүе турында хәбәр иткән иде. Авыру балалар саны төгәл аталмады. Учреждениедә эпидемиягә каршы чаралар үткәрелә. Хокук саклау органнарындагы мәгълүматлы чыганак белешмәсе буенча, алты баланы хастаханәгә салганнар, 25 балада агулану билгеләре табылган.

«Пермьдә балалар бакчасында балалар агулануы турында массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан хәбәрләр буенча Россия Тикшерү комитеты тикшерүчесе җинаять эше кузгатты (санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу, саксызлык аркасында кешеләрнең авыруына яки агулануына китерү — РФ ҖК 236 маддәсенең 1 өлеше)», — дип белдерделәр ведомствода.

Тикшерү комитетында алты баланың дәвалану учреждениесенә авыру билгеләре белән китерелүе турындагы мәгълүматны расладылар. Хәзер тикшерүчеләр эшли, санитар-эпидемиологик һәм суд-медицина экспертизаларын да кертеп, тиешле экспертизалар үткәреләчәк, дип өстәделәр.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/permda-balalar-bakcasynda-sabyilar-agulangac-inayat-ese-acylgan-5878142

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев