Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Путин беренче укытучысын Җиңү парадына чакырган

Россия Президенты Владимир Путин үзенең беренче укытучысы Вера Гуревичны Мәскәүдә узган Җиңү парадына чакырган. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр иткән.

Аның сүзләренә караганда, Вера Дмитриевна парадны ахырына кадәр тамаша кылган, аннан соң Путин чакыруы белән Мәскәүдә тагын берничә көн кунак булып калган.
Президентның беренче укытучысы өчен махсус мәдәни программа да оештырылган. Ул башкаладагы күргәзмә һәм музейларда булган, экскурсияләрдә катнашкан.
Моннан тыш, дүшәмбе көнне Владимир Путин укытучысын Кремльдәге резиденциясенә кичке ашка чакырган. Президент аны Арбаттагы кунакханәдән шәхсән үзе барып алган дип хәбәр ителә.

Чыганак “Татар-информ”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев