Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Апас районы волейболчылары уңыш яулый

Апас спорт мәктәбендә волейбол белән шөгыльләнүче яшүсмерләр Кайбычта нәтиҗәле уен күрсәтте.

(30 март, “Апастово-информ”).


28 мартта Олы Кайбыч авылында сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының Координация Советы һәм Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы чик сакчылары берлеге Кубогына 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында волейбол буенча ярышлар узган. Ярышларда Апас спорт мәктәбенең волебол бүлегенә йөрүче егетләр дә катнашып, уңышлы уен күрсәткәннәр һәм җиңү яулаганнар. 


“Уен нәтиҗәләре буенча,  2009 елгы яшүсмерләр командасы 1 урынга ия булды. 2011 елгы яшүсмерләр командасы 3 урынны яулады. Яшь спортчыларны һәм аларның тренерлары Ринат Шияхмәтовны уңышлары белән тәбрик итәбез”, - диелә Апас спорт мәктәбе хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев