Район хастаханәсендә ана һәм бала сәламәтлеге атнасы уза
Ана һәм бала сәламәтлеге - иҗтимагый иминлекнең һәм җәмгыятьнең тотрыклы үсешенең фундаменталь нигезе булып тора.
(30 март, “Апастово-информ”).
Балалар сәламәтлеге өчен, беренче чиратта, нәкъ менә ата-аналар җаваплы. Медицина профилактикасы буенча табиблар гаиләдә бала барлыкка килүгә тугызынчы айда түгел, ә йөклелек башланганчы ук әзерләнергә кирәклеген искә төшерә.
“Яралгының үсешенә булачак ата-аналарның, бигрәк тә аналарның теләсә нинди авырулары йогынты ясый. Ә булачак ананың хроник авырулары хәтта йөклелекне катлауландырырга да мөмкин. Балада нәселдәнлек авыруы барлыкка килергә мөмкин, хәтта патологик ген аңа тышкы яктан сәламәт ата-аналардан тапшырылса да, алар бу генны йөртүче булып торалар. Йөклелекне планлаштырганда, ата-аналар тәмәке тартудан, алкогольдән һәм, һичшиксез, наркотиклардан баш тартырга тиеш”, - дип кисәтә район хастаханәсенең табиб-гинекологы Лариса Карабанова.
Табиб йөклелекнең беренче 12 атнасы — бу сабыйның органнарын салу бара торган иң мөһим чор булуы хакында да искәртә.
“Бу вакытта хатын-кызның дөрес туклануы мөһим. Дару препаратларын кабул итүне, тискәре факторларны (химик, радиацион йогынты) мөмкин булганча булдырмаска кирәк. Йөклелек вакытында һәр хатын-кыз тикшеренүләр комплексы узарга тиеш, шул исәптән вируслы инфекцияләргә 10 атнага кадәр тикшерү, 11-12 һәм 20-22 атнада ультратавыш тикшерүе, шулай ук 16-20 атнада махсус аксым дәрәҗәсен билгеләү хәерле булыр.
Хатын-кызның сәламәтлеген саклау өчен даими рәвештә диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр узарга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга, стресстан сакланырга киңәш ителә, - ди Лариса Карабанова.
фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев