Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Районда 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты узды

Район мәдәният йортында махсус хәрби операция батырларының әти-әниләренә һәм аларның тормыш иптәшләренә багышланган бәйрәм концерты оештырылды.

(6 март, “Апастово-информ”)


Гүзәл затларны район башлыгы исеменнән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев котлады.
Бәйрәм чарасында махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең әти-әниләренә һәм гаиләләренә аерым игътибар бирелде. Аларга хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белдерелде. 
Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган матур концерт батыр райондашларыбызның якыннарына игътибар белдергән, күңелләренә җылылык өстәгән бәйрәм булып истә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев