Россия халкын атна азагында озын ял көннәре көтә
Март башында Россия халкын өч көнлек ял көтә.
Халыкара хатын-кызлар көне якшәмбегә туры килү сәбәпле, ял дүшәмбегә, 9 мартка күчерелгән. Бу хакта Президент академиясе эксперты Татьяна Подольская «РИА Новости» агентлыгына хәбәр иткән.
Әйтик, биш көнлек эш графигы белән эшләүчеләр өчен ял 7 марттан 9 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Подольская шулай ук айның икенче эш атнасы кыска булачагын – ул дүрт көн генә дәвам итәчәген һәм 10 мартта башланачагын ачыклыкка керткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев