Россиядә хәрби пенсияләрне октябрьдән 4 процентка арттырырга планлаштыралар
“Татар-информ” РИА Новостига сылтама белән хәбәр итүенчә, Россиядә хәрби пенсияләрне 2026нчы елның 1нче октябреннән 4 процентка индексацияләү планлаштырыла.
Әлеге күрсәткеч 2026-2028 елларга федераль бюджетта каралган, әмма соңгы карар 2026нчы елның сентябрендә кабул ителәчәк. Әгәр инфляция көтелгәннән югарырак булса, индексация күләме арттырылырга мөмкин.
Пенсияләр автомат рәвештә индексацияләнәчәк. Үзгәрешләр элеккеге хәрби хезмәткәрләргә һәм көч структуралары пенсионерларына кагылачак.
Чыганак: “Татар-информ”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев