Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Рөстәм Миңнеханов: «9 Май — батырлык, горурлык һәм мәңгелек дан бәйрәме»

Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы кичә уза.

Сәхнәгә Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт флаглары, Җиңү байрагы чыгарылды. РФ һәм ТР дәүләт гимннары яңгырады.

Тантанада катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.

«Хөрмәтле фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, Казан гарнизоны хәрбиләре! Чын күңелдән сезне Бөек Җиңүнең 81 еллыгы белән котлыйм. 9 Май — барыбыз өчен дә изге көн. Бу — батырлык, горурлык һәм мәңгелек дан бәйрәме», — дип башлады ул чыгышын.

Рөстәм Миңнеханов авыр сугыш елларында халкыбызның какшамас рухын күрсәткәнен ассызыклады. «Җиңү өчен бөтен ил көрәште. Кешеләр Ватан сагына басты. Татарстаннан сугышка киткән 700 мең кешенең яртысы әйләнеп кайтмады. Бәрелешләрдәге кыюлыгы, хезмәттәге фидакарьлеге белән Җиңүче буын мәңге йөрәкләребездә калачак», — диде ул һәм сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алу игълан итте.

Шулай ук республика Рәисе сугыш елларында республикага эвакуацияләнгән предприятиеләрнең зур ролен аерым билгеләп узды. «Тыл хезмәтчәннәре Армияне һәм халыкны азык-төлек белән тәэмин итте. Медицина хезмәткәрләре яралыларны дәвалап, аларны сафларга кире кайтарды», — диде ул. Рөстәм Миңнеханов сугыш чорында халыкның бердәм булып, фронт өчен тырышуларын аерым билгеләп узды.

Чыгышыннан соң Татарстан Рәисе дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев