Рөстәм Миңнеханов Татарстан ветеринарларына биокалдыклар җыю өчен 10 машина ачкычы тапшырды
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе автопаркы Татарстан торак пунктларында биологик калдыклар җыю өчен 10 ГАЗ үзбушаткыч машина белән тулыланды. Махсус техниканың ачкычларын бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында ветеринарларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
«Ветеринария хезмәте үзенең матди базасын ныгыта. Хәзер инде 29 машина бар һәм бүген ветеринарлар тагын 10 автомобиль ала. Безгә махсус техниканың санын 45кә җиткерергә кирәк», – диде республика Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ветеринария хезмәтенең нәтиҗәле эшләве кешеләрнең тормыш сыйфатына турыдан-туры бәйле.
«Татарстанда куәтле терлекчелек комплексы бар. Бездә эре мөгезле терлекләр генә дә 800 мең баштан артык. Шуңа күрә ветеринария хезмәтенең төгәл һәм системалы эше бик мөһим, һәм без моңа зур игътибар бирәбез», – дип ассызыклады ул.
Татарстан Республикасы Рәисе искәрткәнчә, бүген Россиянең кайбер төбәкләрендә хайваннар һәм кош-корт авырулары буенча хәл катлаулы, әмма Татарстанда эпизоотик вәзгыять тулысынча контрольдә тора.
Чарада Россия Авыл хуҗалыгы министрының урынбасары Роман Некрасов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Тимур Галеев катнашты.
Иң мөһим һәм кызыклы яңалыкларны «Татар-информ. Главное» Telegram-каналында күзәтеп барыгыз.
фото: Татарстан - 24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев