Рузилә әби Яруллина: “100 яшемдә дә күрешергә язсын”
Шыгай авылыннан Рузилә әби Яруллина 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
(7 март, “Апастово-информ”)
Рузилә әби туган көн бәйрәмен көр күңел, күтәренке кәеф белән билгеләп үтте. Газиз кешеләрен котларга дип өй тутырып балалары, якыннары җыелды. Район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов, Сатламыш авыл җирлеге башлыгы Юрий Бушуев район башлыгы исеменнән тәбрикләп бүләкләре һәм чәчкәләре белән сөендерделәр.
Рузилә әби сугыш чоры баласы. Шул елларның ачысы-төчесе аны да читләп узмый. Әтисез үскән балачагы, авыр хезмәттә үткән яшьлеге - барысы да хәтерендә аның.
“10 яшемдә чагымда әтиемне сугышка алдылар. Өч ай да үтмәде, үлгән хәбәре килде. Сеңелем әле тумаган да иде. Кайтырмын дип ышандырып китсә дә, әтине кабат күрергә язмады. Бик яшьли хезмәт арбасына җигелдек. 12 яшемдә чалгы тотарга да өйрәндем, әни белән уракка да йөрдем. Кычыткан, алабута ашлары пешереп куя идем, - дип сөйли әбекәй.
Рузилә әби үзе Саба районыннан. Шыгай авылына килен булып төшкән ул. Биредә гомер иткән, тормыш иптәше белән 6 бала тәрбияләп үстергән, колхоз хезмәтендә төрле эшләр башкарган.
Әбекәй бүгенге көндә улы Разыйф абый белән гомер кичерә. Балалары, онык-оныкчыклары бер-бер артлы кайтып-китеп йөриләр, әбекәйне кадер-хасияттә яшәтәләр. Үзе дә “Сөбеханалла” диярлек. Бик өлкән яшьтә булса да, бирешми әле ул. Балалары кайтып җиткәнче ашарына да пешереп куя, карын да көри, тавык-чебешләрен дә үзе карый.
“Сабыр булыгыз. Бер эштән дә курыкмагыз. Кешеләрне рәнҗетмәгез, бер-берегезгә авыр сүзләр әйтешмәгез. Дус-матур яшәсәгез, гомерегез дә озын, күңелегез дә тыныч булыр”, - дип киңәшләрен биреп һәм 100 яшендә дә күрешергә теләген белдереп озатып калды әбекәй.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев