Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

“Шурампуч” фольклор-этнографик ансамбле өлкәннәре сәхнәгә гашыйк

Табар Черкене мәдәният йорты каршында оешкан “Шурампуч” фольклор-этнографик ансамбле мәдәнияткә-сәнгатькә гашыйк авылдашларны берләштерә.

  Ансамбль 2007 елда оешкан. Шул вакыттан бирле сәхнә түрендә чуваш халык җырларын яңгыраталар. Ел саен «Уяв» Бөтенроссия чуваш мәдәнияте бәйрәмендә катнашып уңыш яулайлар.

“Шурампуч” ансамбле районкүләм “Балкыш” фестивалендә дә чыгыш ясады. Өлкән апалар үзләренең кул эшләре күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр һәм сәхнәдә матур җырларын яңгыраттылар.

“Табар Черкененнән килдек. Үзебезнең сәләтләребезне, чуваш халкының мәдәниятен күрсәтергә телибез. Буш вакытларда мәдәният йортына йөрибез, матур җырлар өйрәнәбез”, - диде Людмила Кутяшова.

Өлкән апалар чуваш телендә дә, татар телендә дә иркен аралаша.
“Балкыш”та катнашырга уйладык. Авыл җырын башкарабыз. Ансамбль яшьләрне дә, урта буынны да берләштерә. Без – өлкәннәр дә теләп йөрибез”, - диде Валентина Сусарина.

Татарстан Республикасында “Гаилә” милли проекты гамәлгә ашырыла. Әлеге проектның әһәмиятле юнәлешләренең берсе – өлкән буын кешеләренең актив, озак яшәешен тәэмин итү.
Район өлкәннәре сәхнәдә дә, спортта да актив. Алар төрле түгәрәкләргә йөриләр, кул эшләре белән шөгыльләнәләр, ансамбльләрдә, театр түгәрәкләрендә катнашалар. Китапханәдә, музейда узган чараларда да алар һәрчак актив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев