Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Табиб-гинеколог Лариса Карабанова: «Бала көтү - иң бәхетле мизгел»

2 марттан 8 мартка кадәр репродуктив сәламәтлеккә һәм сәламәт йөклелеккә җаваплы мөнәсәбәт атналыгы уза.

(3 март,  "Апастово-информ"). 


Йөклелек булачак ана өчен иң мөһим чор. Бу вакытта туачак сабыйның организмы формалаша,  гомерлек сәламәтлегенә нигез салына. 


"Йөклелеккә һәр хатын-кыз җаваплы карарга тиеш. Йөклелек вакытында хатын-кызның алкоголь, тәмәке һәм никотинлы продукция куллану карынындагы балада төрле патология һәм аның үле туу куркынычын арттыра.  Бу вакытта аз гына күләмдә генә алкоголь куллану да зарарлы.  

Тәмәке тарту хатын-кызның балага узу, сәламәт бала табу ихтималын сизелерлек киметә. Шулай ук теләсә нинди күләмдә никотин куллану да яралгы үсешенең структур һәм функциональ бозылулары куркынычын тудырырга сәләтле, чөнки никотин плацентар барьер аша үтеп керә һәм яралгының кан агымына эләгә.  Электрон сигаретлар куллану да яралгының, яңа туган баланың сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый"- дип кисәтә табиб Лариса Карабанова. Табиб әйтүенчә,  җенси тормышның иртә башлануы һәм йөклелекне өзү дә төрле җитди авыруларга сәбәпче булырга,  репродуктив системаны какшатырга мөмкин.  


"Җенси юл белән йога торган инфекцияләргә һәр хатын-кыз аеруча җитди карарга тиеш.  Бигрәк тә йөклелек чорында.  Чөнки инфекция йөкле ананы гына түгел,  карынындагы  баланы да зарарлый.  Нәтиҗәдә,  төрле күңелсез хәлләр килеп чыгуы ихтимал. Йөклелекне планлаштырганда хатын-кызга  сәламәт туклану, яшәү рәвеше алып бару мөһим.  Бу чорда хатын-кызларның йодка ихтыяҗы шактый арта",  - ди табиб.
Лариса Карабанова белдерүенчә, йөклелек чорында психик сәламәтлекне күзәтү дә бик мөһим.  Табиб булачак аналарга борчылмаска,  начар уйларга бирелмәскә,  саф һавада йөрергә,  күңелле аралашырга киңәш итә. 


"Карындагы бала белән сөйләшү дә,  дөньяга тугач,  аның үсешенә зур йогынты ясый. Туачак сабыегыз белән сөйләшегез,  изге теләкләр теләгез.  Ана белән баланың гомерлек бәйлелеге карында ятканда ук башлана. Һәр сабый җиргә үз бәхете белән туа.  Балалар сәламәт, бәхетле булсыннар", - ди район хастаханәсенең тәҗрибәле,  акушер-гинекологы Лариса Карабанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев