Татарстан предприятиеләренең зыяннары ел эчендә дүрт тапкырга диярлек арткан
Татарстан предприятиеләренең узган елдагы зыяннары 254 млрд сум тәшкил иткән, бу 2024 елдагы күрсәткечтән 3,9 тапкырга күбрәк.
Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте.
«Предприятиеләрнең якынча 20–24 проценты зыянлы. Моның сәбәпләре төрле: кайберләрендә чыннан да хәл бик яхшы түгел, кайберләре инвестиция проектларын гамәлгә ашыру процессында һәм бу чорда зыян җыя. Ләкин 2025 ел йомгаклары буенча зыяннар үсә, без моны күзәтәбез», – диде ул.
Пелевин өстәп, республикада табышлы оешмаларның өлеше якынча 75 процент тәшкил итүен әйтте. Предприятиеләрнең узган елдагы чиста табышы 1 трлн сумга якын булган, дип билгеләде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев