Татарстан районнарына беренчеләрдән булып килгән кошлар — «разведчик»-каргалар
Татарстанда язгы кошлар миграциясе башланды. Күк йөзендә һәм гадәти оя кору урыннарында әлегә ешрак «разведчик» каргалар очрый – алар төп көтүдән алдарак килеп, колонияләрне били, дип хәбәр итә ТР Биочыганаклар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте.
Бу кошларны инде Чүпрәле, Кама Тамагы, Спас һәм Чистай районнарында күргәннәр. Туганнарының күпләп килүе якын арада көтелә.
Күчмә кошлар һава торышындагы үзгәрешләрне сизә. Якын көннәрдә төнге салкыннар кимүе һәм көндезге температураның тотрыклы үсүе көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев