Татарстанда елына бер миллиардтан артык акча эшләүчеләр саны арткан
Татарстанда узган ел эчендә елына 1 млрд сумнан артык акча эшләүче гражданнар саны үскән. Бу хакта республика Кабминында узган брифингта ТР буенча ФНС идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.
«1 млрд сумнан артык акча эшләгәннәр саны 37 кешедән 39 га кадәр үсте», – диде Сафиуллин.
Спикер шулай ук салын түләүчеләрнең декларацияләнгән керемнәре ел саен арта баруын өстәде. 2025 елда алар бер миллионнан алып миллиардларча сумга кадәр керемнәре белән 121 мең декларация тапшырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев