Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Татарстанда фатирларда йорт хайваннары санын чикләргә тәкъдим иттеләр

Татарстанда йорт хайваннарын күпфатирлы йортларда тоту нормаларын кертү мөмкинлеге карала. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Республика Министрлар Кабинеты карарының тиешле проекты Коррупциягә каршы экспертиза уза. Документ бер хайванга мәйдан нормасын билгеләүне күздә тота. «Күпфатирлы йортның торак биналарында торак бинаның гомуми мәйданының һәр 18 квадрат метрына бердән артык эт яки мәче тотарга ярамый", – диелгән документта. Моннан тыш, торакның аерым типлары өчен чикләүләр кертү тәкъдим ителә.

Аерым алганда, коммуналь фатирларда һәм берничә гаилә яши торган биналарда потенциаль куркыныч эт токымнарын тотуны тыю планлаштырыла. Элегрәк Дәүләт Думасы депутаты Евгений Марченко торак мәйданына карап, фатирларда этләр һәм мәчеләрнең чикле санын билгеләргә тәкъдим иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев