Татарстанда яшәүче гидроциклның катамаран белән бәрелешүе нәтиҗәсендә авыр җәрәхәтләр алган
Татарстанда яшәүче гидроциклның катамаран белән бәрелешүе нәтиҗәсендә авыр җәрәхәтләр алган.
РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, бәрелешү 5 июль кичендә Казанның "Локомотив" пляжында булган. Бу хакта ведомство мәгълүм алгач, ярдәмгә Казан янгын-коткару гарнизонының оператив төркеме һәм 2-нче махсуслаштырылган коткару-эзләү отряды (ЗПСО №2) коткаручылары чыккан.
Урынга килеп җиткәч, гидроцикл йөртүчесенең ияге яраланган һәм артериясе зыян күргәне ачыкланган. Ул хастаханәгә озатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев