Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Татарстанда яшьләр эш белән тәэмин ителә

2025 елда 15 меңнән артык яшь кеше эш белән тәэмин ителгән

2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 15 меңнән артык яшь белгеч эшкә урнашкан. Бу хакта республика Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, республикада яшьләргә ярдәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Яшьләр өчен мөмкинлекләр» федераль кампаниясе нигезендә киң колач белән алып барыла.
Министрлык мәгълүматларына караганда, узган ел төбәк предприятиеләренә яшь кадрлар җәлеп итү буенча рекорд күрсәткечләргә ирешелгән.
Татарстан студентлар отрядлары эре предприятиеләр белән актив хезмәттәшлек итә. Алар арасында КАМАЗ, «Алабуга Строй», «Алабуга Композит» һәм «Алабуга Топ» компанияләре бар.
Мәсәлән, «Алабуга» махсус икътисад зонасы мәйданчыкларында берүк вакытта 2 меңгә якын студент-төзүче һәм отрядлар составында 954 мәктәп укучысы хезмәт куйган.
Бу хакта “Татар-информ” хәбәрендә язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев