Татарстанда “Лада” белән Kia бәрелешендә ике кеше һәлак булган
Татарстанда “Лада” һәм Kia автомобильләре катнашында булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше гомере өзелгән.
ТР прокуратурасы хәбәр итүенчә, Чистай районында Казан-Оренбург юлының 115нче чакрымында Kia Soul автомобиле каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм “Лада” белән бәрелешкән. Чит ил машинасын йөртүче вакыйга урынында ук һәлак булган. “Лада” пассажиры ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә барганда җан биргән.
Әлеге факт буенча тикшерү оештырылган. Тикшерү барышы прокуратура контролендә.
Чыганак: “Татар-информ”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев