Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Татарстанда Ураза бәйрәмендә иминлек чаралары көчәйтеләчәк

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Ураза бәйрәме вакытында иминлек чараларын көчәйтергә кушты.


Ул искәрткәнчә, киләсе җомгада - 20нче мартта - мөселманнар изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан, җәмәгать тәртибен һәм кешеләрнең иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кирәклеге ассызыкланды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрендә әйтелә.
Киңәшмәдә шулай ук якынлашып килүче тагын бер истәлекле дата - 18нче март та телгә алынды. Бу көнне Россиядә Кырымның Россия белән кушылуына 12 ел тулу уңаеннан искә алу чаралары үтәчәк.
“Моннан тыш, киңәшмәдә ветеринария хәвефсезлеге мәсьәләсе дә каралды. Россельхознадзор мәгълүматларына караганда, илнең 15 төбәгендә инфекция очраклары ачыкланган. Алар арасында Татарстан белән күрше Удмуртия һәм Чуашия республикалары да бар. Әлеге төбәкләрдә хайваннарны һәм продукцияне күчерүгә чикләүләр кертелгән”, - дип язылган хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев