Татарстанга һөҗүм иткән пилотсыз очкычлар нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр һәм җимереклекләр юк
Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Пилотсыз очкычлар сәнәгать объектларына да, гражданлык объектларына да зыян китерүгә омтылган. Һавага каршы саклану системаларының бердәм эше аркасында һөҗүмне кире кайтару мөмкин булды», – диде ул.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка тиешле хезмәтләрдән оператив мәгълүматлар даими рәвештә килеп тора, дип өстәде Лилия Галимова.
Моннан элек ТР Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев логистика үзәгенә ясалган һөҗүмнең кире кайтарылуы турында, ә Түбән Кама мэры Радмир Беляев шәһәр өстендә дошман пилотсыз очкычының юк ителүе турында белдергән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев