Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Татарстанлыларны ике вагон рельстан чыгу сәбәпле поездларның кичектерелүе турында кисәттеләр

Татарстанлыларны ике вагон рельстан чыгу сәбәпле поездларның кичектерелүе турында кисәттеләр.

РФ ГТХМның ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, узган төнне ТРның Арча районында 61 вагоннан торган хуҗалык поездының ике вагоны рельстан чыккан. Гадәттән тыш хәл турында мәгълүмат килгәч, урынга коткаручылар чыккан, ә вагоннарны күтәрү өчен Юдино станциясеннән тергезү поезды җибәрелгән.

Горький тимер юлы матбугат хезмәте социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, участокта поездлар киметелгән тизлек белән йөри. 7:44 сәгатькә түбәндәге поездлар кичектерелә:

  • №215 Барнаул – Адлер;

  • №6401 Шемордан – Казан;

  • №112 Мәскәү – Круглое Поле;

  • №96 Мәскәү – Барнаул;

  • №82 Мәскәү – Улан-Удэ;

  • №26 Мәскәү – Ижевск;

  • №52 Түбән Новгород – Ижевск;

  • №7124 Казан – Ижевск;

  • №6421 Казан – Сосновка.

Урында 33 кеше һәм 12 берәмлек техника эшли. Һәлакәт булмады, әйләнә-тирә мохиткә янау да юк. Хәлнең сәбәпләре ачыклана.

 

фото: МЧС России

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев