“Тәвәккәлләп чыгып киттем”
Махсус хәрби операция халкыбызны берләштерде. Якыннары, балалары Ил иминлеге сагында булган райондашлар бер-берсенең хәлен белеп, үзара да ярдәмләшеп яши.
Багыш авылында яшәүче Сәвия Сагирова хәрбиләргә ярдәм итү эшенә алынган. Хәтта руль артына утырып шул якларга гуманитар йөк илтеп кайткан.
-Энемнең улы махсус хәрби операциядә катнаша. Аның гаиләсе дә, мин дә республикада оешкан волонтерлык төркемендә торабыз. “Үзебезнекеләргә ярдәм Татарстан” оешмасы белән элемтәдә яшибез. Иҗтимагый оешма алгы сызыкка озату өчен гуманитар ярдәм әзерли. Җыелган гуманитар ярдәм Татарстаннан чакырылган 1234нче полк хәрбиләренә җибәрелә. Алар кич белән генә махсус хәрби операция зонасына барырга кеше кирәк дип хәбәргә чыктылар. Икеләнеп, куркып тормадым. “Мин әзер!” – дидем һәм иртән Аллага тапшырып, тәвәккәлләп юлга чыктым, - ди Сәвия апа.
Батыр, кыю ике хатын-кыз гуманитар йөк колоннасына кушылып юлга кузгала. Алдан билгеләнеп куйган җирдә республикадан киткән егетләр белән очрашалар. Хәрбиләр арасында райондашыбыз, Каратун егете Илфат та була.
-Алып барган күчтәнәчләрне, кирәк-яракларны, “УАЗ” машинасын кулдан-кулга тапшырып кайттык. Безнең делегация белән бергә энем Марат Зәйнуллин да барды. Егетләрнең шатлыклы йөзләрен күрү бик дулкынландыргыч булды. Отпускага кайткач, күргән, кочаклашканнар андагы хисләр белән чагыштырганда берни түгел. Анда чит бала юк. Барысы да безнең өчен бик якын һәм кадерле газиз балалар. Бала югалту ачысын күтәргән әни буларак, барысын да йөрәгем аша үткәрдем. Энемнең гаиләсе, баласы өчен тырышып, янып-көеп яшим, - ди кыю ханым.
Сәвия апа озак еллар Чирмешән районында гомер итә. Авыр югалтулар белән очрашкач, туган якларга күченеп кайта. Бүген ул нигез җылысын саклап, Багыш авылында яши.
-Туган ягыма күченеп кайтырга булдым. Бикле өйне ачып кердем. Биредә мин ялгыз түгел. Үз ягымда, туган авылымда, якыннарым янында яшим, изге эшләргә кушылырга тырышам - ди Сәвия апа.
Илфат Зәйнуллин Каратун урта мәктәбен, аннан соң Апас аграр көллиятен тәмамлап, Казанда хәрби бурычын үтәгән. 2022 елның 28 сентябрь көнне повестка белән хәрби операциягә киткән. Берничә тапкыр кыска вакытлы ялга кайткан. Соңгы кайтуында гаилә корган.
1234нче полк хәрбиләре арасында Илфат белән бергә берничә райондаш егетебез дә бар. Аларга һәм башка хәрбиләргә район волонтерлары ясаган маскировка челтәрләре, дронга каршы челтәрләр, теккән плащлар, носилкалар да алып баралар.
-Егетләребез дүртенче ел тынычлык сагында. Без ярдәмебез, җылы сүзләребез, аңлавыбыз һәм хөрмәтебез аша аларга көч бирергә, рух ныклыгы өстәргә тиешбез. Ә туган җирдән читтә булганнарга ул бик кирәк, - диде Сәвия Сагирова.
Ләйлә Шиһабиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев