Төнлә Татарстан өстендә пилотсыз очу аппаратларын бәреп төшергәннәр
Узган төндә Татарстан пилотсыз очкычлары һөҗүменә дучар булган.
(8 май, “Апастово-информ”).
Татарстан өстендә пилотсыз очкычларның бәреп төшерелүе хакында РФ Оборона министрлыгы хәбәр иткән. Бу хакта “Татар-информ” яза. Республика өстендә юк ителгән аппаратлар саны турында хәбәр ителмәгән, әмма төн эчендә барлыгы 264 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Татарстаннан тыш пилотсыз очкычларны Белгород, Брянск, Воронеж, Ульяновск һәм башка өлкәләр өстендә юк иткәннәр.
Чыганак: “Татар-информ”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев