Түбән Камада пенсионер хатын-кыз мошенникларга 758 мең сум күчергән
Түбән Камада яшәүче пенсионер хатын-кыз телефон мошенниклары корбаны булган. Ул җинаятьчеләргә 758 мең сум акчасын күчергән.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, башта хатын-кызга өй чатында домофоннарны алыштыру турында хәбәр килгән. Бераздан аның белән үзләрен “дәүләт хезмәтләре” һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырган кешеләр элемтәгә чыккан.
Алар пенсионерны, имеш, аның шәхси мәгълүматлары мошенниклар кулына эләккән, исеменә кредит рәсмиләштерелгән дип ышандырган. Моннан тыш, янәсе, банктагы акчалары “Украина ихтыяҗларына күчерелергә мөмкин” дип тә куркытканнар.
Психологик басым астында калган хатын-кыз, акчаларын “тикшерү өчен» дип, күрсәтелгән счетларга күчергән.
Соңрак интернетта шушы төр мошенниклык схемасы турында укыгач кына, ул алданганын аңлап алган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта мошенникларны эзләү бара.
Чыганак “Татар-информ”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев