Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Удмуртиядә көчле давыл бер кешенең гомерен өзгән

Удмуртиядә узган көчле давыл вакытында бер хатын-кыз һәлак булган.

Хатын-кыз давыл вакытында үз йорт яны участогындагы теплицага кереп яшеренергә тырышкан, ләкин табигать стихиясеннән котыла алмаган.
Иң зур зыян Балезино районында теркәлгән. Биредә көчле җил 80гә якын шәхси йортның, 40ка якын күп фатирлы йортның, шулай ук ике кибетнең түбәләрен зарарлаган. Моннан тыш, 60тан артык агач һәм берничә электр баганасы ауган, нәтиҗәдә кайбер торак пунктларда электр һәм су белән тәэмин итү өзелгән.
Балезино бистәсендә, шулай ук Такапи, Кожило һәм Кестым авылларында халык утсыз һәм сусыз калган.


Шулай ук районның өч мәктәбендә һәм ике балалар бакчасында түбәләр, коймалар җимерелгән, пыяла ватылган. Район хастаханәсендә дә көчле җил зыян китергән - азык-төлек блогы түбәсе зарарланган.


Хәзерге вакытта төбәктә зыянны бәяләү һәм торгызу эшләре дәвам итә.
Чыганак “Татар-информ”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев