Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Укол ясаган урын нигә күгәрә?

Теләсә нинди инъекция дә тән тиресе өчен җәрәхәт һәм һәр организм аны төрлечә кичерә. Укол ясаган вакытта тамырларның бөтенлеге бозыла, кан шул урынга туплана. Әгәр дә укол ясаган вакытта мускуллар каткан икән, ул урын күгәреп чыгачак

Күгәрү белән бергә, укол урынында шеш тә барлыкка килә. Ул даруның тән тукымаларында начар таралуы белән бәйле. Бу препарат бик акрын кертелү яисә киресенчә, артык тиз кадаганда; инәне дөрес кертмәү сәбәпле, кан тамырларына зыян килгәндә; кан начар оеганда; кан тамырларының тире өслегенә бик якын урнашкан булу сәбәпле булырга мөмкин. Кеше кан сыеклата торган даруларны бик озак эчкән очракта да шундый хәл килеп чыга

Күгәрүләрнең сыйфатсыз шприц кулланган очракта да барлыкка килүе ихтимал. Әгәр дә дару салкын икән, ул тукымаларга тигез таралмый

 Уколдан соң барлыкка килгән күгәрүләрне ничек бетерергә?

Профилактика буларак, уколлар ясатыр алдыннан А һәм С витаминнары эчәргә киңәш ителә. Алар тамырларны ныгыта

Инъекциядән соң утырмаска һәм ятмаска. Берничә минут йөреп алу хәерлерәк. Болай иткәндә, дару тәнгә таралачак

Проблеманы халык ысуллары белән дә хәл итеп була:

  • Йод ярдәмендә “челтәр” ясарга мөмкин 
  • Җиңелчә массаж ясау гематомаларны таратырга ярдәм итә
  • Кәбестә һәм балдан компресс куярга мөмкин

Даруханәдә моның өчен махсус кремнар бар Әмма чараның барысын да бергә кулланмагыз, берсенә генә тукталыгыз

Игътибар!
Әгәр дә күгәрү бетми һәм укол урыны үлекли, тән температурасы күтәрелә икән, абсцесс башланган булырга мөмкин 🌡
Хәл катлауланганчы, табибка мөрәҗәгать итү хәерле.

 

Чыганак: shahrikazan

фото: magnific.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев