Урта Балтай мәктәбендә өмә узган
Быел кар бигрәк тә күп яуды. Юлларны, йорт, бина тирәләрен гел карап, чистартып торырга кирәк.
(9 февраль, Апастово-информ)
Урта Балтай мәктәбе дә берничә көн кар белән көрәштә.
Мәктәп директоры Резедә Сәлахова инициативасы белән мәктәп түбәсендәге карны чистарту буенча өмә оештырылган.
"Бу эштә укучыларның әтиләре, абыйлары бик теләп катнашты. 20дән артык кеше ике дә уйламыйча, мәктәп янында иде инде. Шулай ук Урта Балтай авылында эшләп килүче янгыннан саклау оешмасы хезмәткәрләре дә бу эштә бик зур булышлык күрсәтте. Аның җитәкчесе Абубакиров Алмазга, коллективына - мәктәп коллективы, ата- аналар исеменнән зур рәхмәт. Алдагы көннәрдә дә мондый саваплы эштән читтә калмаячакларын, һәрвакыт мәктәпкә ярдәм күрсәтергә эзер булуларын әйтеп, әтиләр, абыйлар түбәне кардан арындырып таралыштылар. Нәкъ менә шушы бергәлек мәктәп һәм ата -аналарның бердәм, бер йодрык булып эшләп килүен тагын бер кат раслады. Бергәлектә, бердәмлектә көч!" - ди Резедә Сәлахова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев