Үткән төн Рәсәй күге өстендә 269 дошман БПЛА-сы юк ителде
Үткән төн Рәсәй төбәкләре күге өстендә 269 дошман БПЛА-сы юк ителде. Бу хакта РФ Оборона министрлыгы хәбәр итә.
"Мәскәү вакыты белән 24 июньнең 20.00 сәгатеннән 25 июньнең 7.00 сәгатенә кадәр төн дәвамында һава һөҗүменә каршы оборона көчләре тарафыннан Белгород, Брянск, Волгоград, Калуга, Курск, Орёл, Сарытау, Смоленск, Ростов, Тула өлкәләре, Краснодар өлкәсе, Мәскәү төбәге, Кырым Республикасы күге өстендә һәм Кара диңгез акваториясендә 269 Украина самолёт тибындагы пилотсыз очкыч аппараты тоткарланды һәм юк ителде", – дип язылган хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев