Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Вентиляция юлына кергән күгәрчен гаиләнең газ белән агулануына сәбәп булган

Татарстанда ял көннәрендә газ белән бәйле берничә хәл теркәлгән.

«Татар-информ»га ТР Дәүләт торак инспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, якшәмбе иртүк Норлаттан ике бала, шулай ук 41 яшьлек хатын-кыз һәм 47 яшьлек ир-ат газдан агуланып зыян күргән. Вентиляция юлын караганда, вентиляция тартылу бар икәне ачыкланган, ләкин газ җылыткычының төтен чыгару торбасында күгәрчен тапканнар. Балалар хастаханәгә озатылган.

Ике көн элек Чистайда бер кеше дә газдан агуланып хастаханәгә салынган. Мәгълүм булганча, ул плитә янына килеп, газны кушкан, ләкин шул вакытта йөрәге тотып, янган урынны сүндереп өлгермәгән.

Тагын ял көннәрендә газ агуының биш очрагы теркәлгән. Шуларның икесе Казанда, тагын өчесе – Биектау районында булган.

Хәзерге вакытта Дәүләт торак инспекциясе тикшерү үткәрә, аерым игътибар Норлаттагы очракка юнәлдереләчәк. Газ агуы булган йортларда газ белән тәэмин итү туктатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев