Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

101 яшьлек Майтап әби сулар сибеп яшелчәләр үстерә

Олы Бакырчы авылында гомер итүче Майтап әби Зәйнетдинова 101 яшьлеген каршы алды.

(15 июнь, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


Ул авылның иң өлкән, үрнәк, хөрмәтле кешесе. Бер гасырлык гомер юлы узган әбинең сөйләр сүзләре, уртаклашыр тәэсирләре дә күп.

“Без күргәннәр хәзер бер төш кебек кенә яңгырый инде. Сугыш чоры авырлыклары хәтердә еш яңара. Шулай да, бик үзәккә үтсә дә, яшьлек сагындыра“, – ди ул.

Майтап әби тормыш иптәше белән 50 ел тату, матур гомер итә. 10 балага гомер биреп, 9 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген аларның 7се исән-сау.

“Югалтулар да, хәсрәтләр дә кичердем. Шулай да, бүгенге көндә миннән бай кеше юк. 24 оныгым, 34 оныкчыгым бар. Ялгызым яшим дип тә әйтә алмыйм, балаларым кайтып, барысын эшләп торалар, үземне тәрбиялиләр. Тормыш матурлыгына сөенеп гомер итәм, – ди йөзьяшәр әби.

Майтап әбинең бөтен җире ялт иткән. Бар җире төзек, каралган. Бакчасында да тәртип. Тирә-юньгә чәчәкләр утыртылган. Майтап әби аларга яратып сулар сибә. Гомумән, матурлыкка гашыйк булып яши ул.

Майтап әби Зәйнетдиновага 101 яшьлеге уңаеннан район башлыгының котлаулары барып иреште, бүләкләре, чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Олы Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев, әбинең хәлен белеп, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев