2026нчы елда пенсиягә чыгу өчен нинди шартлар кирәк?
2026нчы елда картлык буенча пенсиягә чыгу өчен гражданнар берничә мәҗбүри шартны үтәргә тиеш була.
Бу хакта РИА Новости агентлыгына Россия авыл хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе эксперты Татьяна Подольская сөйләгән.
Аның сүзләренә караганда, 2026нчы елда 59 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 64 яшьлек ир-атлар пенсиягә чыга алачак. Әмма яшь кенә җитми - рәсми эш стажы һәм пенсия баллары да кирәк.
Эксперт аңлатуынча, иминият пенсиясе билгеләү өчен өч төп шарт каралган:
билгеләнгән пенсия яшенә җитү;
кимендә 15 ел рәсми хезмәт стажы булу;
кирәкле индивидуаль пенсия коэффициенты – 30 балл.
Шулай ук 2026нчы елдан балалар карау чорын хезмәт стажына кертү тәртибендә үзгәрешләр дә гамәлгә керә. Хәзер яшь ярымга кадәр һәр баланы карау вакыты тулысынча исәпкә алыначак. Әгәр гаиләдә игезәкләр яки берьюлы берничә бала туган булса, бу чорлар кушылып саналачак.
Моннан тыш, 2026нчы елда бер пенсия баллының бәясе 156,76 сум тәшкил итәчәк. Ул пенсия күләмен исәпләгәндә кулланыла.
Чыганак “Татар-информ”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев