Апас балалары Волгоградтан исән-сау әйләнеп кайтты
Укуда, мәктәп тормышында, спортта, активлык күрсәткән 80 укучы 3 көн дәвамында Волгоград шәһәрендә ял итеп кайтты.
Алар төрле истәлекле, тарихи урыннарда булып, шәһәр белән тулысынча танышты. Укучылар көннәрен күңелле дә, файдалы да уздырды.
16 июль таңында киткән укучылар 18 июль кичендә районыбызга исән-сау кайтты һәм үзләренең тәэсирләре белән уртаклашты. Барысы да канәгать һәм шат иделәр. Балалар һәм озата баручылар үзләренә ял бүләк иткән район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев