Апас мәктәбе "Мин татарча сөйләшәм!" бәйге-акциясендә җиңүче
Апас урта мәктәбе республика күләмендә 13 тапкыр үткәрелгән "Мин татарча сөйләшәм!" бәйге- акциясендә катнашып җиңүче дип табылды һәм дипломга, кыйммәтле бүләккә лаек булды
26 апрель- бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә җитәкчеләре Сафиуллина Индира Илдар кызы һәм әлеге бәйгедә актив катнашкан укучылар Бауман урамында узачак чарага-бүләкләү тантанасына чакырылдылар.Туган тел һәм әдәбияты укытучысы Сафиуллина Индира Илдар кызы әлеге бәйге шартлары, тәэсирләре белән бик теләп уртаклашты:
“Татарстан Республикасында “Мин татарча сөйләшәм” бәйге - акциясе үтте. Акциянең төп максаты – кешеләрне, бигрәк тә рус телле яшьләрне, укучыларны татарча аралашырга , татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнергә кызыксыну уяту, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; татар телендә сөйләшүгә өндәү, кулланылыш даирәсен киңәйтү. Апас урта мәктәбе укучылары да бу акциягә бик теләп кушылды.
“Мин татарча сөйләшәм" бәйге - акциясе кысаларында мәктәбебез укучылары нигезләмә буенча таләп ителгән 10 биремне үтәде. Беренче итеп, үткәреләчәк чаралар планын төзедек. ”Татар телендә 150 сүз” дип исемләнгән буклет – сүзлекләр, акциянең билгесе (логотибы) булган ябыштыргычлар әзерләдек. Акция 21 нче февраль -Туган тел көнендә башланды . Бәйрәмдә татар теле турында шигырьләр сөйләдек, җырладык, уеннар уйнадык, викторина үткәрдек, озынайтылган көн төркемендә йөрүче балаларга акциянең түштамгасын бизәргә өйрәттек. Шәһәр тибындагы Апас бистәсендә халыкка хезмәт күрсәтә торган урыннарында-китапханәдә, сәүдә үзәкләрендә,даруханәдә, почтада,ашханәдә, урамда "Мин татарча сөйләшәм!" акциясен дәвам иттек: шарлар, сүзлекләр тараттык, халыкны татарча сөйләшергә чакырдык.
Быелгы акциянең балаларга бик кызыклы булган биреме - мультфильм тәрҗемә итү булды. 8в сыйныф укучылары "Иң зур дус" әкиятен татарчага тәрҗемә итеп яздырдылар. 4 а һәм 5а сыйныфы укучылары катнашында рэп стилендә "Мин татарча сөйләшәм!" музыкаль клип төшердек. Укучылар социаль челтәрләрдә фәнни-популяр тематикага постлар куйдылар һәм инфографикалар әзерләделәр.Бу бирем авыр да, кызыклы да, файдалы да булды. 8в сыйныф укучылары TED Ed аннимацион ролик тәрҗемә итеп, үзләре тавыш куйдылар.
Нигезләмәнең шарты буенча , вконтаке социаль челтәрендә "Мин татарча сөйләшәм!" бите ачтык һәм барлык эшләребезне шунда күрсәтә бардык.
Шулай ук эшләгән эшләребез турында язмалар мәктәбебез сайтында (электронное образование в РТ), “Гыйлем”сайтларында да яктыртылып барды. Барлык мәктәп укучылары , укытучылар коллективы , техник хезмәткәрләр, ата-аналар әлеге бәйгедә актив катнашты.
Без шушы акциядә катнашуыбызга , җиңүебезгә бик шатбыз. Кыска гына вакыт эчендә күпме эшләр башкарылды, күпме кешеләр белән кызыклы очрашулар, төрле чаралар оештырылды. Телебезнең бай булуы, халкыбызның үз телендә бик теләп сөйләшүе, башка милләт кешеләренең дә татар теле белән кызыксынуы ачыкланды.Татар теленә русларның гына түгел, ә башка милләт вәкилләренең дә уңай карашта булуы безне бик сөендерде. Бу акциядә катнашып , укучылар үзләре өчен күп мәгълүмат алды.
Казанга барган көнне яңгыр,салкын бәйрәмебезне бозарга теләсә дә, күңелебездә май кояшы балкыды. Акцияне, бәйрәмне оештырган һәм Бауман урамына килгән 3 меңнән артык кешенең теләге уртак иде: туган телебезне саклыйк, үз телебездә аралашыйк; милли җанлы булыйк; ата-бабаларыбыздан күчкән тел онытмыйк .
Минем уйлавымча, мондый акцияләр үткәрү халыкта татар теленә уңай караш тудыра; туган телебезнең өйрәнү масштабын киңәйтергә, дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлекләр бирә. Һәм үз чиратымда акциядә катнашкан һәр кешегә, бүләкләү тантанасында катнашырга мөмкинлек тудырган район мәгариф бүлегенә, мәктәп администрациясенә олы рәхмәтемне белдерәм.
Индира Сафиуллина, Апас урта мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев